+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
6 Май 2020, 10:30

Куватов исемендәге дәваханә тиздән ачылачак

Республика клиник дәваханәсе бу яисә алдагы атнада үзенең ишекләрен ачарга әзер булачак.

БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова белдерүенчә, терапия корпусында дәваханә COVID-госпиталь буларак эшләячәк. Хирургия корпусында күппрофильле стационар оештырылачак. Элемтәдә булганнар өчен бала тудыру йорты да эшләячәк. Ягъни, Кононова сүзләре буенча, дәваханә “ярдәмнең тулы спектрын” тәкъдим итәчәк.
Хәтерегезгә төшерәбез, республика клиник дәваханәсендә өченче дәрәҗәдәге бала тудыру йорты урнашкан: анда патология бүлеге һәм яңа туган сабыйлар реанимациясе бар. Кононова аңлатуынча, роддомда элемтәдә булган бер табиб һәм пациент та булмаган. Шуңа күрә алар үзизоляциягә генә киткән.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: ufatime.ru
Фото: ufaved.info
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Kuvatov-isemend-ge-d-vahan-tizd-n-achilachak-252943/
Читайте нас: