+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
6 Май 2020, 10:35

Русиядә коронавирустан үлүчеләр саны аз

Русиядә коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны түбән булуы иртә диагностика һәм вирусның чир билгеләре булмаганнарда ачыклануы белән аңлатыла.

Бу хакта Роспотребнадзорның Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры, академик Василий Акимкин сөйләде. Аның сүзләре стопкоронавирус.рф сайтында китерелә.
Акимкин фикеренчә, иртә диагностика шулай ук чирнең катлаулануыннан коткара, ә югары сизгерлеккә ия тест-системалар коронавирусны җиңел кичерүчеләрне дә ачыкларга мөмкинлек бирә. Вирусны җиңел формада үткәрүчеләр барлык пациентларның 70-80% тәшкил итә, ди белгеч.
Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп инфекционисты Елена Малинникова да шундый ук фикердә. COVID-19дан үлүчеләр саны астында коронавирустан үлүчеләрнең илдәге халыкның уртача санына булган нисбәте күз уңында тотыла, диде Малинникова. Русиядә бу күрсәткеч миллион кешегә 5,5 очракка тигез, ди табиб. Медик әлеге күрсәткечнең Европаның башка илләре белән чагыштырганда акрынрак артуын да билгеләде.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиядә 155 меңнән артык таҗлы вирус йоктыру очрагы исәпләнә. 19 мең кеше савыккан, 1451е – үлгән.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Евгений Биятов / РИА Новости.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Rusiyad-koronavirustan-l-chel-r-sani-az-252945/
Читайте нас: