+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
7 Май 2020, 22:20

Кайсы районнарда коронавирус белән авыручылар күбрәк?

Бүген республика дәваханәләрендә коронавирустан 391 кеше дәвалана. Алар арасында 223 кешенең хәле канәгатьләнерлек, 168енеке - уртача, 26 пациент авыр хәлдә (16сы үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган). Шушы һәм башка мәгълүмат чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, 477 кеше коронавирус инфекциясе белән җиңел формада авырый һәм амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 72 кеше савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 361. Әйткәндәй, соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручылар 83кә артып, авыручылар саны 1243кә җитте.
Соңгы тәүлектә пневмония белән 63 кеше госпитализацияләнгән, аларның барысы да коронавируска тикшерелгән. 61 кеше пневмониядән савыккан.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак әйтүенчә, бүген республикада 18 лаборатория эшли: аларның икесе - үзәкнеке, дүртесе - шәхси, калганнары - медицина оешмаларыныкы. Барлыгы 102 мең 721 тикшеренү үткәрелгән, 5831е - соңгы тәүлектә.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе вәкиле Венер Изикаев соңгы тәүлектә Уфада 11 кешедә коронавирус ачыклануын билгеләде, барлыгы республикабыз башкаласында 378 кеше авырый. Ә менә Нефтекамада соңгы тәүлектә 55 яңа очрак ачыкланган һәм авыручылар саны 190га җиткән. Авыручылар саны буенча өченче урында Бәләбәй, ләкин анда соңгы тәүлектә яңа очраклар ачыкланмаган.
Республикада 6 медицина учреждениесендә чикләү чаралары кертелгән, болар – Бәләбәй, Кырмыскалы, Стәрлетамак, Салават, Баймак һәм Югары Яркәй дәваханәләрендә.
Брифингта белгечләр көннәр җылытуның вирусның чигенүенә сәбәпче булачагына ышаныч белдерде. Вирус ультрашәмәхә нурларда активлыгын киметергә тиеш.
Табибларның ешрак тәҗрибә уртаклашуы, вирусны ныграк өйрәнүе нәтиҗәсендә дәвалау методикаларының да камилләшә баруы билгеләнде. Мәсәлән, шундый өметле яңалыкларның берсе - Башкортстанның коронавирус кичергән кешесенең плазмасын әзерләү. Тиздән бу беренче тәҗрибәнең нәтиҗәләре билгеле булачак, алдагы брифингларда ул киңрәк яктыртылачак.
Хәл кискенләшмәсен өчен белгечләр әле һәркемгә изоляция шартларын үтәргә кирәклеген ассызыклады.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: