+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
7 Май 2020, 18:15

Республикада коронавирусның янә 83 очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә Башкортстанда к-вирус инфекциясе йоктыруның 83 яңа очрагы ачыкланган.

Республикада коронавирус белән авыручыларның расланган саны 1243кә җитте.
Соңгы тәүлектә коронавирустан үлүнең яңа очраклары теркәлмәгән. Куркыныч вирус үткән айларда барлыгы 14 якташыбызның гомерен алып китте.
Русиянең 85 төбәгендә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 177 мең 160 яңа очрагы теркәлгән, савыгучылар 23 мең 803кә арткан. Шулай ук янә 88 үлем очрагы теркәлгән.
Барлыгы Русиядә коронавирустан 1625 кеше вафат булды.
Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Respublikada-koronavirusni-yan-83-ochragi-achiklangan-255886/

Читайте нас: