+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
8 Май 2020, 19:55

Республикада куркыныч инфекция йоктыручылар янә 89га артты...

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары 89га артты һәм 1332гә җитте. Бүген Башкортстан дәваханәләрендә 397 кеше коронавирустан дәвалана.

Дәваханәдә ятучыларның 226сы канәгатьләнерлек хәлдә, 171 кешенең хәле уртача авырлыкта, 26 пациент авыр хәлдә (аларның 16сы үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган).
Соңгы тәүлеткә 48 кеше коронавирустан савыгып дәваханәдән чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 499. Бүгенгә республикада коронавирустан яңа үлем очраклары ачыкланмаган.
Үткән тәүлектә пневмония белән госпитализацияләнгән 51 кешенең барысы да коронавируска тикшерелгән. 39 кеше пневмониядән савыгып дәваханәдән чыккан.
Республикада әле барлыгы коронавируска 108488 тикшерү үткәрелгән, 101351 кешедән анализ алынган.
Соңгы тәүлектә 5673 тест эшләнгән, 5519 кеше тикшерелгән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Respublikada-kurkinich-infektsiya-yoktiruchilar-yan-89ga-artti-258120/
Читайте нас: