+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
8 Май 2020, 20:00

Вахтачылар Мәчетле обсерваторына урнашты

Якутиядән кайткан вахтачыларның бер өлешен Башкортстанның Мәчетле районындагы обсерваторга урнаштырдылар. Бу хакта Мәсәгуть үзәк район дәваханәсенең баш табибы Валерий Трофимов белдерде. Ул кичә кич, бик соң, хезмәттәшләре белән вахтачыларны каршы алды.

– 20 кешедән торган беренче төркем килде. Белүегезчә, анда коронавирус инфекциясе буенча гади булмаган хәл күзәтелә һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан республикабыз вахтачыларын өйгә кайтарырга кушылды, – дип сөйли баш табиб. – Туганнары белән очрашканчы вахтачылар Мәчетле районындагы обсерваторда булачак.
Баш табиб әйтүенчә, вахтадан кайтучыларның тән температурасы күтәрелү күзәтелми, ләкин гомум хәвефсезлек өчен вахтачылар өч атна карантинда булачак, соңыннан, яңадан тест үткәннән соң, өйләренә кайтарылачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Vahtachilar-M-chetle-observatorina-urnashti-258131/
Читайте нас: