+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
10 Май 2020, 19:20

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 1491гә җитте

10 майга булган оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда короновирус инфекциясе йоктырган 1491 авыру бар. Тәүлек эчендә алар 75 кешегә арткан.

Республикада авыручы 1491 кешенең 435е савыгып дәваханәдән чыккан, 15е - үлгән, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы.

Соңгы тәүлек эчендә Русия төбәкләрендә 11 012 коронавирус йоктыру очрагы расланды. 88 үлем очрагы теркәлгән. Бер тәүлек эчендә илдә 2390 кеше сәламәтләнде.

Тулаем алганда, бүген Русия буенча коронавирус белән авыручы 209 688 кеше бар, шуларның 34 306сы сәламәтләнде. 1915 кеше үлде, дип хәбәр итә "Башинформ".

Фото: "Башинформ".

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bashkortstanda-koronavirus-bel-n-aviruchilar-sani-1491g--itte-261235/

Читайте нас: