+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
11 Май 2020, 20:50

Коронавирус: Башкортстан 1,5 меңне узды, ил өченче урында...

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 76 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы авыручылар саны республикада 1 мең 567гә җитте. Инфекция 15 кешенең гомерен алып китте.

Бүген республика стационарларында 481 кеше дәвалана. Аларның 259ы канәгатьләнерлек хәлдә, 201 кешенең хәле уртача авырлыкта. 27 кеше авыр хәлдә, аларның 17се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Коронавирус белән җиңел формада авыручы 635 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 1 кеше савыгып дәваханәдән чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 436.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Пневмония диагнозы белән 27 кеше госпитализацияләнгән, аларның барысы да коронавируска тикшерелгән. Бүгенгә 119 мең 648 тикшерү үткәрелгән, 112 мең 26 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектә республикада 3 мең 63 тикшерү оештырылган, 2 мең 819 кеше тикшерелгән.

Русиядә соңгы тәүлектә янә 11 мең 656 кешедә коронавирус ачыкланган. Барлыгы инфекция йоктыручылар саны 221 мең 344кә җитте. Русия, Италия белән Бөек Британияне узып китеп, авыручылар саны буенча дөньяда өченче урынга чыкты.

Соңгы тәүлектә Русиядә 94 кеше коронавирустан үлде (бер көн элек 88 иде). Барлыгы коронавирустан илдә 2009 кеше вафат булды. Бер тәүлектә 5 мең 495 кеше савыкты, барлыгы савыгып дәваханәдән чыгучылар – 39 мең 801.

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-Bashkortstan-1-5-me-ne-uzdi-il-chenche-urinda-262242/

Читайте нас: