2. Аш тозы, чәй содасы, корт балы һәм йод катнашмасы да бик файдалы.
Бер үк күләмдә тоз, сода, бал алына һәм 14 тамчы йод салып болгатыла. 3әр кашык салсагыз, 2 тез, 2 кул буынына сөртергә җитәчәк. Мунчада (җылы урын кирәк) буыннарга шушы катнашманы сылап, 20 минут артык кайнар булмаган урында утырырга кирәк. Катнашма тулаем сеңеп бетә. Шуннан соң каен себеркесе белән катнашма сылаган урыннарны ышкып аласы, чабасы түгел. Мунчадан чыкканда гади тукыма белән ике тез буынын бәйләп куярга кирәк.
3 сеанстан соң ук сызлану кими.
3. 1 литр кайнаган суга 1 кг (бер кап) тоз саласың да болгатып тозны эретеп бетерәсең. Газны сүндереп, тозлы суга киндер тукыманы саласың. Ул тозлы суны яхшы сеңдерә. Артык суытмаска кирәк, пешмәслек булса, суы агып тормаслык итеп сыгарга һәм сызлаган буынга бәйләп куярга.
Даими шулай эшләнсә, иренмәгән кеше авыруыннан котылачак.