+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
12 Май 2020, 18:35

Кемнәр өчен үзизоляция дәвам итә?

Бүген, 12 майда, Башкортстан Хөкүмәтендә оператив киңәшмә үтте. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада "Югары әзерлек" режимы калуы, шулай ук үзизоляция режимы тулысынча гамәлдән чыгарылмавы турында хәбәр итте.

Үзизоляция режимы дәвам итә торган категорияләр аталды.
Беренче чиратта, үззоляциянең мәҗбүри режимы:
– коронавирус белән авыручылар белән элемтәдә булучылар;
– "хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы" диагнозы куелучылар;
– 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;
– ОРВИ билгеләре булган һәм алар белән яшәүче якыннары өчен саклана.
Республика башлыгы сүзләренчә, бу категорияләргә республикада дистәләгән мең кеше карый. Шулай ук үз-үзен изоляцияләү режимына чит дәүләтләрдән, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән килгән, Башкортстанның социаль учреждениеләрендә яшәүче, хроник авырулары булган кешеләр дә буйсынырга тиеш.
"65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдән җәмәгать урыннарында 18 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр йөрмәүләрен үтенәбез. 17 яшьтән кечерәк затлар өчен дә урамда 20.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр күренергә ярамый. Бу вакытта балалар өйдә утырырга һәм укырга тиеш. Бу норма уку елы тәмамланганчыга (22 һәм 29 майга) кадәр гамәлдә булачак», – диде Радий Хәбиров.
Төнге клублар һәм башка шундый объектлар, кинотеатрлар, музейлар, секцияләр, түгәрәкләр, балалар уеннары бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу-ял итү үзәкләре эше әлегә тыела. Шулай ук сәүдә-күңел ачу үзәкләре, спорт заллары, фитнес-үзәкләр, спорт секцияләре, аквапарклар, йөзү бассейннары һәм башка физкультура һәм спорт объектлары, мунчалар һәм сауналар эш башлый алмый әле.
12 майда Башкортстанда COVID-19 белән авыручылар саны 80 кешегә арткан. Шулай итеп, бу инфекцияне йоктыручыларның гомуми саны 1647гә җитте.
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Kemn-r-chen-zizolyatsiya-d-vam-it-263937/
Читайте нас: