+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
13 Май 2020, 10:55

46 кеше авыр хәлдә ята...

Республикада коронавируслы авыр хәлдәге пациентлар саны арткан.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының 12 май мәгълүматлары буенча, 46 авыруның хәле катлаулашкан. Шуларның 11е ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Бер көн элек кенә авыр хәлдәге чирлеләр саны 27 иде (шуларның 17се – ясалма сулыш алдыру аппаратында).
Коронавирус йоктыруның җиңел очраклары белән 697 кеше амбулатор рәвештә дәвалана, 468е дәваханәләрдә ята.
Узган тәүлектә таҗлы вирус йоктыруның 80 очрагы теркәлгән. 30 авыру терелеп чыккан.
Барлыгы республикада 1647 коронавирус йоктыру очраклары ачыкланган.
Үткән тәүлектә COVID-19дан Бәләбәй районында яшәүче 1953 елгы ханым мәрхүм булган. Ул озак еллар бронхиаль астмадан интеккән. ИВЛ аппаратында ятмаган.
Дәваханәдән тыш пневмония –соңгы тәүлектә республикада яшәүче 28 кеше шундый диагноз белән хастаханәләргә озатылган. 6 кеше исә терелеп чыккан.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/46-keshe-avir-h-ld-yata-265205/
Читайте нас: