+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
13 Май 2020, 18:15

Битлектә йөрүгә җаваплы карыйк!

Башкортстан табиблары республика җитәкчесе Радий Хәбировка кешеләргә урамда битлекләр киеп йөри алу мөмкинлеген бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Алар Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының башлангычын хуплау яклы – режимны үтәмәүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтергә кирәк.

Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә бу башлангычны игътибарга алырга кушты.
Мөрәҗәгать авторлары хәлнең тотрыклылануын, шул ук вакытта озакка сузылган карантин чараларының халык сәламәтлегенә негатив йогынты ясарга мөмкинлеген, шуңа изоляция режимын йомшарту кирәклеген билгели.
Табиблар әлегә коронавирусның республикада никадәр озакка сузылачагын төгәл әйтә алмый, шуңа күрә саклык чараларын үтәүнең мөһимлеген ассызыклый. Югыйсә, эшләнгән барча эш, тырышлык юкка чыгарга мөмкин. Белгечләр гражданнарның да, оешма җитәкчеләрнең дә гади кагыйдәләрне үтәп, үзләрен җаваплы тотарга тиешлеген билгели. Санитар-эпидемиология нормаларын үтәргә кирәк.

12 майдан башлап битлек кимәгән өчен физик берәмлекләргә – 1000-3000 сум, юридик берәмлекләргә 50-100 мең сум штраф салу кертелде. Республиканың шәһәр һәм районнарында хокук саклау органнары рейдлары барышында кешеләрнең битлек кию-кимәве тикшерелә.
Истә тотарга кирәк: әгәр битлектә йөрүгә җавасыз карасак, республикада коронавирус инфекциясен йоктыру һәм үлем очраклары кискен артырга мөмкин. Башка илләрдә мондый хәл күзәтелде һәм үлүчеләр саны халыкның алты процентына кадәр тәшкил итте.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bitlekt-y-r-g--avapli-kariyk-266224/
Читайте нас: