+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
13 Май 2020, 11:00

Республика дәваханәсе яңа пациентларны кабул итә башлады

Республика клиник дәваханәсе яңа пациентларны кабул итә башлады. Әлегә чикләнгән режимда һәм һәр кабул ителүчене коронавируска тикшереп.

Медицина учреждениесен махсус комиссия тикшерде һәм шартлы пациент белән эшләү алгоритмын тикшерде.
Медицина хезмәткәрләре пациентны кабул иткәндә төгәл алгоритм гамәлләрен үти. Тән температурасын тикшерүдән тыш, коронавируска анализ алына, компьютер томографында тикшерү үткәрелә. Нәтиҗә пневмонияне күрсәтсә, пациент шунда ук изоляцияләнә. Пациент шик тудырмаса гына аны регистратурага озаталар. Палатага урнаштырыр алдыннан пациентның барлык әйберләрен аерым пакетка салалар һәм дезинфекциялиләр.
Корпуслар чиста һәм пычрак зоналарга бүленгән, араларында шлюзлар урнаштырылган. Хезмәткәрләр дезинфекция үтә һәм бер-берсенә киенергә ярдәм итә.
Бүген республика дәваханәсе хирургия һәм бала тудыру корпуслары пациентларын кабул итү өчен ачылды.
Бүген эшли башлаган дәваханәнең 500 хезмәткәре арасында яңа шартларда беренче тапкыр эшләүчеләр дә, беренче смена табиблары да бар. Алар бер-ике көн алдан коронавируска тикшерелде.
Республика дәваханәсенең операция бүлегенең хуҗалык буенча шәфкать туташы Фатыйма Бакирова әйтүенчә, бүген биредә коронавируслы биш пациент дәвалана. Карантин 20 апрельдә туктатылган. Корпуслар яңа пациентларны кабул итмичә, булганнарны дәвалап чыгару буенча эшләгән. Кайбер планлаштырылган операцияләр кичектерелгән, авырулар башка дәваханәләргә озатылган. Ләкин бөтен җирдә дә техник мөмкинлекләр һәм югары квалификацияле персонал юк.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов соңгы вакытта районнардан кешеләрнең югары квалификацияле медицина ярдәме алалмаулары турында күп шикаятьләр килүен һәм бу юнәлештә республика дәваханәсенең бердәнбер учреждение булуын, шуңа халыкка ярдәм күрсәтү өчен тиз чаралар күрергә кирәклеген билгели.
Башта корпуслар көненә 15-30 пациентны гына кабул итеп эшләяәчәк. Ләкин бер-ике атнадан элекке күрсәткечләргә кайтырга – тәүлегенә 100 пациент кабул итәргә исәп тоталар.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Respublika-d-vahan-se-ya-a-patsientlarni-kabul-it-bashladi-265022/
Читайте нас: