+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
14 Май 2020, 11:30

Уфада COVID-19дан даруны сыный башлаганнар

Башкортстанда COVID-19дан уйлап табылган даруның клиник сынаулары башланган, дип хәбәр итә «Вести Башкортостан».

“Левилимаб” препараты яңа коронавиру инфекциясен йоктырганнарны дәвалар өчен эшләнелгән. Сынаулар Русиянең 3 үзәгендә бара. Шуларның берсе — БДМУ клиникасы (элекке 6 санлы дәваханә).
Әле сынауларның беренче этабы бара. Анда 10 уфалы катнаша. Дару препараты чирлеләрне дәвалар өчен тәгаенләнгән. Тән тиресе астына 1 кабат инъекция ясыйлар. Беренче тестларның нәтиҗәләре июньдә билгеле булачак. Аннары сынауларның икенче этабы башланачак.
“Препаратның клиник сынавының беренче этабы июнь ахырында тәмамланачак, — диде БДМУ клиникасының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Булат Бакиров. — Аннары бу препаратның нәтиҗәлелеге буенча мәгълүмат әзерләнәчәк. Шуңа мин якын арада пациентларны дәвалар өчен препарат алырбыз дип өметләнәм”.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Ufada-COVID-19dan-daruni-siniy-bashlagannar-267479/
Читайте нас: