“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы бу хактагы сорауларга Республика кан күчерү станциясенең баш табибы Рамил Хәмитовтан җаваплар алган.
- Коронавирустан савыкканнарның каны дару була аламы?
- Бик алай ук түгел. Инфекция кичергән кеше канында антитәнчекләр барлыкка килә. Аларны авыру кеше канына керткәндә, антитәнчекләр вирусны юк итә башлаячак һәм түбән иммунитетлы кешеләргә ярдәм итәчәк. Бу дәвалау ысулы Кытай, Америка, Европа, Мәскәү табиблары тарафыннан расланган. Башкортстанда плазма ярдәмендә коткарылган пациентлар бар да инде.
- Кем донор була ала?
- Коронавирус кичергән һәркем. Ләкин савыгып, бер ай үткәч кенә. Кабул итү пункты Уфаның Шәфиев урамындагы 2нче йортта урнашкан. Барлык донорларны табиблар тикшерә. Медицина тикшерүе нәтиҗәсе рөхсәт итсә, шунда ук мобиль күчмә станция машинасында плазма алалар. Барлык процедура сәгать ярымга якын вакыт ала. Плазманы ел дәвамында ике атна саен тапшырырга мөмкин.
Икенче пункт тиздән Батыр урамы, 41/1 адресы буенча ачылачак. Якын киләчәктә пунктлар Стәрлетамак һәм Октябрьский шәһәрләрендә дә булачак. Кирәк булса, республианың башка шәһәрләрендә дә ачылачак.
- Бу хәвефсезме?
- Гадәттә, алынган плазма берничә ай карантинда саклана, соңыннан донор өстәмә тикшерү үтә. Бу ысулның альтернативасы бар – махсус җиһазда вирусны һәм башка патогеннарны инактивацияләү. Бу - кыйммәт җиһаз, аны барлык төбәкләр дә ала алмый. Безнең Башкортстанда ул бар.
Мондый “чистарту” барлык вирусларны юк итә. Әгәр кеше дәваланып бетмәгән, аның башка авырулары булса (хәтта ВИЧ, гепатит), плазма барыбер чип-чиста булачак. Аның аша чир йоктыру мөмкин түгел.
- Әгәр мин авыруны билгесез кичергәнмен һәм минем плазма кемнеңдер гомерен коткара алса, моны ничек белергә?
- Мәскәүдә тикшеренүләр үткәргәннәр һәм медицина хезмәткәрләренең – 30, башка гражданнарның 10 процентының канында антитәнчекләр барлыгын ачыклаганнар. Бу кешеләрнең күпчелеге авырганын белмәгән дә, ә хәзер аларның плазмасы авыр хәлдәгеләрне дәваларга ярдәм итә.
Якынча 18 майдан Республика кан күчерү станциясенә антитәнчекләргә реагентлар кайтарачаклар. Донор булырга килгән һәркемне бушлай тикшерәчәкләр (авыру кичергәннәрне дә, коронавиурс билгесе булмаганнарны да). Болай гына кызыксынучылар башка медицина учреждениеләрендә тест үтә ала.
- Антиковид плазмасы донорларына нәрсә тиеш?
- Указга ярашлы, коронавирустан савыгып, кан тапшырган кешеләргә мондый суммалар түләнәчәк: 300 миллилитрдан башлап – 2500 сум, 450 миллилитрдан – 3750 сум, 600 миллилитр кан тапшырганда – 5 мең сум. Паспорт һәм кан тапшыру турында белешмә күрсәткәч, акчаны шул ук көнне түләячәкләр.
Моннан тыш, донорларга гомум нигезләр буенча да ташламалар тиеш – туклану өчен 498 сум түләнә, кан тапшырган көнне эшкә бармаска мөмкин, уңайлы көнне бер өстәмә ял алырга була. Әгәр плазманы шимбә яисә ял көнендә тапшырсагыз, ике өстәмә ял көне тиеш.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Antikovid-plazmasi-tapshir--m-akcha--st-m-yal-tashlamalar-al-271100/