+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
19 Май 2020, 10:45

Медицина хезмәткәрләре өстәмә түләүләр ала

Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 15 маенда яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга турыдан-туры ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр турындагы 484 санлы карарга үзгәрешләр кертелде. Үзгәртелгән карарда "фактта эшләнгән вакыт өчен" сүзләре төшереп калдырылган.

Табибларга өстәмә түләү - аена 50 000 сум, урта медицина персоналына, кече медицина персоналына һәм ашыгыч медицина ярдәме водительләренә аена 25 000 сум каралган.

Стационар шартларында СОVID-19 инфекцияле пациентларга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр түбәндәгечә каралган: табибларга - аена 80 000 сум, урта медицина персоналына - аена 50 000 сум, кече медицина персоналына - аена 25 000 сум.

Агымдагы айда (16-18 майда) коронавирус белән эшләүче барлык хезмәткәрләргә тулы күләмдә акчалар түләнгән.

Фото: mgazeta.com сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Meditsina-hezm-tk-rl-re-st-m-t-l-l-r-ala-275251/
Читайте нас: