+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
19 Май 2020, 14:00

Вахтачылар өйләренә кайтты

Кичә, 18 май көнне, Якутиядән кайтарылган вахтачыларның беренче төркеме өчен республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча оештырылган обсерватор үз эшен тәмамлады.

Обсерваторда барлыгы 400 вахтачы, шуларның 8е к-вируска шик белән хастаханәгә урнаштырылган. "Березки" ял базасында карантинда 2 атна уздырган һәм COVID-19 расланмаган башка вахтачылар Башкортстанның төрле почмакларына үз өйләренә кайтып китте.

Изоляторда вакытта шатлыклы вакыйга да булды — вахтачыларның берсе Артур Ибраһимовның улы туды.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Vahtachilar-yl-ren-kaytti-276330/
Читайте нас: