+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
20 Май 2020, 10:40

Коронавирус: Башкортстанда 92 яңа очрак... Ни өчен Эльза Сыртланова эштән киткән?

Башкортстанда бүгенге көнгә 2247 кешедә коронавирус инфекциясе расланды. Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручыларның янә 92 очрагы ачыкланды. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр иттеләр.

Барлыгы 714 кеше коронавирустан савыккан. Соңгы тәүлектә андыйлар - 45 кеше. Әле дәваханәләрдә 652 кеше дәвалана.
Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавируска 6033 тикшерү үткәрелгән. Барлыгы үткәрелгән тикшерүләр саны –157325. Республиканың 17 дәваханәсендә чикләү чаралары кертелгән.
Брифингта республикада коронавируска антитәнчекләрне ачыклау буенча тикшерүләрнең кайчан үтә башлаячагы хакында сорау ишеттерелде. Белгечләр атна ахырына тест-системаларның шәхси эшкуарларга кайтырга тиешлеген билгеләде. Әле мондый тикшерүләр Мәскәүдә генә эшләнә.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республиканың барлык медицина хезмәткәрләренә тиешле өстәмә түләүләрнең башкарылуын әйтте. Шулай ук, коронавируслы авырулар белән эшләгән шәхси клиника хезмәткәрләре дә ул түләүләрне алган. Өстәмә түләүләр буенча сораулар белән “кайнар элемтә” номерына шалтыратырга кирәк: 8 (347) 218 00 83.
Брифингта яңа йогышлы авырулар дәваханәсенең элек билгеләнгән вакыттан бер ай алда – майның 20ләрендә тапшырылачагы хәбәр ителде. Гомумдәүләт проекты буенча ФАПлар төзелүе дәвам итүе дә билгеләнде.
Сәламәтлек саклау министры, республиканың кайбер дәваханәләрендә чикләү чаралары кертелсә дә, беркемнең дә медицина ярдәменнән мәхрүм калмавын ассызыклады.

Ни өчен Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең баш табибы эштән китте? Министр бу сорауга кыска һәм төгәл җавап бирде: “Үз теләге белән”.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-Bashkortstanda-92-ya-a-ochrak--Ni-chen-Elza-Sirtlanova-esht-n-kitk-n-277004/
Читайте нас: