+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
22 Май 2020, 16:40

Коронавирус республикада: соңгы тәүлектә янә 90 авыру очрагы

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның янә 90 очрагы ачыкланды. Республикада авыручылар саны 2514кә җитте.

Әле Башкортстанда 1704 кеше авырый, 792 кеше терелгән, соңгы тәүлектә бу инфекциядән үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы 18 кеше вафат булды.
Русиянең 84 төбәгендә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручыларның 8894 очрагы теркәлгән.
Илдә барлыгы 85 төбәктә 326448 авыручы ачыкланды. Соңгы тәүлектә коронавирус 150 кешенең гомерен алып киткән. Русиядә барлыгы 3249 кеше бу авырудан вафат булды.
Соңгы тәүлектә Русиядә коронавирустан савыгып, 7144 кеше дәваханәләрдән чыккан. Савыгучылар саны – 99825.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-respublikada-so-gi-t-lekt-yan-90-aviru-ochragi-283118/
Читайте нас: