Әле республикада 1643 кеше авырый, 792 кеше савыккан. Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы 18 якташыбыз бу авырудан вафат булды.
Республикада коронавирустан савыгучылар саны соңгы тәүлектә 29га арткан. Барлыгы 792 кеше савыккан.
Әле 694 кеше дәваханәдә дәвалана. Алар арасында 27 кеше авыр хәлдә, 9 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Җиңел формада авыручы 920 кеше амбулатор дәвалана.
Башкортстанда коронавируска барлыгы 169949 кеше тикшерелгән. Соңга тәүлектә – 6287.
Русиядә бер тәүлек эчендә 8849 кешедә коронавирус ачыкланган. Барлыгы илнең 85 төбәгендә 317554 кеше авыру йоктырган. Соңгы тәүлектә инфекция 127 кешенең гомерен алып киткән. Барлыгы Русиядә коронавирустан үлүчеләр 3099га җитте.
Соңгы тәүлектә Русиядә 7289 кеше коронавирустан савыгып дәваханәдән чыккан. Барлыгы савыгучылар – 92861.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Yan-89-yaktashibizda--koronavirus-27-keshe-avir-h-ld-281331/