+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
23 Май 2020, 21:20

1 июньдә кабул итәчәк

Уфа районында төзелеп бетү өстендәге яңа йогышлы авырулар клиника-диагностика үзәге беренче пациентларны 1 июньдә кабул итәчәк.

Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб утырышында кичә, 21 майда әйтте. БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров сүзләре буенча, объекттагы төзелеш эшләрен 25 майда төгәлләргә планлаштыралар.
Үзәкнең тантаналы ачышыннан соң барлык корылма һәм җиһазларның эшләвен тикшерер өчен берничә көн кирәгәчәк. Соңыннан гына госпиталь авыруларны кабул итә башлаячак.
“Шул рәвешле без ковид-госпитальләргә профильләштерелгән медицина учреждениеләре санын киметәчәкбез”, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе шуны да әйтте: республиканың сәламәтлек саклау системасы медицина ярдәмен тулы күләмдә күрсәтергә бурычлы.
“Миңа даими рәвештә кешеләр табибларга приемга эләгә алмауларын язалар, – диде Радий Фәрит улы. – Сүз дә юк, кайдадыр маршрутизация сораулары килеп туадыр, кайдадыр программа сафтан чыгадыр. Кешеләргә боларны аңлатырга кирәк. Әмма медицина план буенча кабул ителәсе авыруларга әзер булырга тиеш”.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/1-iyund-kabul-it-ch-k-281994/

Читайте нас: