+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
23 Май 2020, 20:50

Бер тәүлектә 88 авыруга арткан

Республикада коронавирус белән авыручылар саны янә артты.

Башкортстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус белән авыручылар саны тагын 88 кешегә арткан. 23 майга булган мәгълүматлары буенча, эпидемия башланганнан бирле республикада COVID- 19 белән зарарлануның 2602 очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә 39 кеше сәламәтләнгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта 783 кеше республика стационарларында дәвалана, аларның 35е авыр хәлдә. 969 кеше амбулатор дәвалануда, алар авыруны җиңел үткәрә.
Барлык сәламәтләнүчеләр — 832 кеше, коронавирустан үлүнең яңа очраклары турында хәбәр ителми (бөтен вакыт эчендә 18 кеше).
Соңгы тәүлек эчендә Русиядә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы 9 434 кеше ачыкланган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ber-t-lekt-88-aviruga-artkan-284667/
Читайте нас: