Төбәктә авыручыларның гомум саны хәзер 2 772 кеше тәшкил итә. Республикада коронавирустан савыккан кешеләрнең саны 882 кеше тәшкил итә. Үлүчеләр саны үзгәрешсез калды - 18. Хәзер Русиядә гадәти булмаган эпидемиологик хәл барлыкка килә. Зарарланганнарның саны көннән-көн арта. Күптән түгел Русия COVID-19 авыручылар саны буенча дөньяда өченче урынга чыкты.