+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
26 Май 2020, 23:00

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 3 меңгә якынлаша

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 79 яңа очрагы ачыкланды. Республикада авыручылар саны 2851гә җитте. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Бүгенге көндә республика стационарларында 846 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 39ы авыр хәлдә, үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына 7 кеше тоташтырылган. 1085 кеше җиңел формада авырый һәм амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 18 кеше савыккан һәм дәваханәдән чыккан. Барлыгы савыгучылар – 902. Яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Коронаввирус барлыгы 18 якташыбызның гомерен алып китте.
Соңгы тәүлектә 20 кеше пневмония диагнозы белән госпитализацияләнгән. Барысы да коронавируска тикшерелгән. 17 кеше, пневмониядән савыгып, дәваханәдән чыккан.
Читайте нас: