+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
27 Май 2020, 19:00

Соңгы тәүлектә янә 91 кешедә инфекция ачыкланды....

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 91 кешегә артты. Рәсми теркәлгән авыручылар саны 2942гә җитте.

Бүген республика дәваханәләрендә 694 кеше дәвалана. Аларның 52се авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Җиңел формада авыручы 1102 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 46 кеше савыгып, дәваханәдән чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 948.
Коронавирус 18 якташыбызның гомерен алып китте. Соңгы тәүлектә яңа үлем очраклары теркәлмәгән.
Бер көн эчендә 52 кеше пневмония диагнозы белән дәваханәгә салынган. Аларның барысы да коронавируска тикшерелгән. 32 кеше пневмониядән савыгып дәваханәдән чыккан.
Республикада коронавируска барлыгы 215184 тикшерү үткәрелгән, 204230 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектә 5871 тикшерү эшләнгән, тикшерелгән кешеләр саны – 5668.
Читайте нас: