-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
28 Май 2020, 11:00

Рекордлы вакытта төзелгән үзәк илдә иң яхшыларның берсенә дәгъва итә ала!

Уфа районында яңа йогышлы авырулар үзәген төзү тәмамланды.

25 майда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Уфа районында яңа йогышлы авырулар дәваханәсен төзү эшләренең тәмамлануын тикшерде.

1 июньгә кадәр объектта көйләү эшләре тәмамланачак һәм махсус медицина җиһазларын, шул исәптән автоном вентиляцияне эшләтеп җибәрү башланачак.

Йогышлы авырулар үзәге тиз күтәрелүче модульле конструкцияләрдән торган бер катлы комплекстан гыйбарәт. Ул үз эченә 100гә якын боксны ала, шул исәптән 82 бер урынлы һәм 18 реанимацион боксны да. Аерым бинада хезмәткәрләр өчен тулай торак урнашкан. Хәвефсез аралыкта санитар транспортны эшкәртү өчен мәйданчык, чистартучы корылмалар, резерв туклану чыганаклары, котельная һәм кислород станциясе урнашкан.

Үзәк бина ярымтүгәрәк формасында эшләнгән. Аннан дәвалау бүлекләре тармакланып китә. Барысы да зоналарга бүленгән: чиста һәм йогышыл авырулар булганнарга. Йогышлы авырулар дәваханәсендә шулай булырга тиеш тә.


Ике йогышлы авырулар бүлеген урамга яисә коридорга чыгучы ике шлюзлы һәм санитар бүлекле чыгу урыннары белән тәэмин итәчәкләр. Барлык биналарда һаваны чистартучы һәм үзәкләштерелгән һава бирү системалары булачак.

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров безнең алда коронавируслы авыруларны дәвалау өчен яңа йогышлы авырулар үзәген кыска вакытларда төзү бурычы куйды. Бу дәваханәгә карасаң, аның республикадагы иң яхшы дәвалау учреждениесенә дәгъва итә алуын әйтеп була. Бәлки илдә дә. Төзелешнең рекордлы вакытын – 55 көнне исәпкә алсаң – бу чынлап зур уңыш. Хәзер медиөина хезмәткәрләре аның тулы хокуклы хуҗаларына әйләнә, – диде Андрей Назаров. – Без барысына да тиз мобильләшүнең һәм традицион бюракратик алымнардан баш тартуның кирәкле нәтиҗәгә тиз һәм сыйфатлы ирешергә мөмкин икәнен исбат иттек

Андрей Назаров билгеләвенчә, Башкортстандагы мондый нәтиҗәле төзелеш тәҗрибәсе белән башка төбәкләр дә кызыксына.
Төзелештә кулланылган материалларның 80 проценттан артыгы Башкортстанда җитештерелгән. Әлеге шартларда урындагы җитештерүчеләр өчен бу яхшы ярдәм булды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Rekordli-vakitta-t-zelg-n-z-k-ild-i-yahshilarni-bersen-d-gva-it-ala-290449/
Читайте нас: