Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
29 Май 2020, 17:25

Республикада коронавирус: бер көндә нинди үзгәрешләр?

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар янә 84 кешегә артты һәм 3105кә җитте.

Әле республика стационарларында 920 кеше коронавирустан дәвалана. 39 кешенең хәле авыр, 10 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Җиңел формада авыручы 1139 кеше амбулатор дәвалана.

Соңгы тәүлектә 21 кеше коронаврустан савыгып дәваханәдән чыккан. Барлык савыгучылар саны – 1028.
77 кеше "пневмония" диагнозы белән дәваханәгә салынган. Аларның барысы да коронавируска тикшерелгән. Бер тәүлектә пневмониядән савыгучылар саны – 52.
Барлыгы республикада коронавируска 229215 тикшерү үткәрелгән, 217637 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектә 7318 тикшерү үткәрелгән, 6947 кеше тикшерелгән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Respublikada-koronavirus-ber-k-nd-nindi-zg-reshl-r-294425/
Читайте нас