-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
31 Май 2020, 01:00

Республикада к-вирус белән зарарлануның 80 яңа очрагы теркәлгән

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары 80гә артты һәм 3185кә җитте. Бүген Башкортстан дәваханәләрендә 910 кеше коронавирустан дәвалана.

Дәваханәдә ятучы 36 пациент авыр хәлдә (аларның 9ы үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган).

Соңгы тәүлектә 88 кеше коронавирустан савыгып дәваханәдән чыккан. Савыгучылар саны барлыгы – 1116. Бүгенгә республикада үлүчеләр теркәлмәгән. Шулай итеп, республикада вирустан барлыгы 18 кеше вафат булган.

Үткән тәүлектә пневмония белән госпитализацияләнгән 69 кешенең барысы да коронавируска тикшерелгән. 34 кеше пневмониядән савыгып дәваханәдән чыккан.

Республикада әле коронавируска барлыгы 236466 тикшеренү үткәрелгән, 224729 кешедән анализ алынган. Соңгы тәүлектә 7251 тест эшләнгән, 6962 кеше тикшерелгән.

Фото: pixabay.com сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Respublikada-k-virus-bel-n-zararlanuni-80-ya-a-ochragi-terk-lg-n-295653/
Читайте нас