Тантанада Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Йогышлы авырулар үзәге тиз төзелүче модульле конструкцияләрдән торган бер катлы комплекстан гыйбарәт. Үзәк бина ярымтүгәрәк курай формасында эшләнгән. Ул 100гә якын боксны, шул исәптән 82 бер урынлы һәм 18 реанимация боксын да, үз эченә ала. Үзәк барлыгы 470 кешене кабул итә ала. Аерым бинада хезмәткәрләр өчен тулай торак урнашкан. Хәвефсез аралыкта санитар транспортны эшкәртү өчен мәйданчык, чистартучы корылмалар, резерв энергия чыганаклары, казанлык һәм кислород станциясе урнашкан.
Төзүчеләр һәм проектлаучылар иң заманча технологияләргә таянып, аерым алганда, Кытайның Ухань шәһәре һәм Мәскәү тәҗрибәсеннән чыгып, объект рекордлы кыска - 2 айдан да кимрәк вакыт эчендә төзелә. Үзәктә югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча җайланмалар урнаштырылган. Беренче пациентларны дәваханә 1 июньнән кабул итә башлый.
Михаил Мурашко һәм Радий Хәбиров үзәкне һәм палаталарны, эш бүлмәләрен карады, төзүчеләрнең сыйфатлы эшен билгеләп үтте.
Ачылу тантанасында медикларга, үзәкне планлаштыруда һәм төзүдә актив катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Фото: glavarb.ru сайтыннан.