Узган тәүлектә республикада коронавирустан үлүчеләр саны үзгәрешсез калды һәм 18 кеше тәшкил итә.
Барлыгы тәүлек эчендә Русия төбәкләрендә 9 268 яңа COVID-19 очрагы расланды. 138 үлем теркәлгән. Бер тәүлек эчендә илдә 4 414 кеше сәламәтләнде.
Гомумән алганда, бүген Русиядә 405 843 кеше коронавирус белән зарарланган, шуларның 167 469ы сәламәтләнгән. 4 693 кеше иәрхүм булды.
Бүгенге көнгә илдә "COVID-19" диагнозын ачыклау өчен 10,6 миллион лаборатор тикшеренү узган. Соңгы тәүлектә генә дә төбәкләрдә 327 мең тест үткәрелгән.