0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
1 июнь 2020, 23:35

Баймак районында яңа ФАПлар ачылачак

Баймак районында республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы заказы буенча Ярата һәм Түбән Идрис авылларында яңа ФАПлар төзелә.

Акча Республика максатлы инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында бүленә. Объектларның бәясе - 3 миллион 270 мең сум.
Бүгенге көнгә “Группа Уфа” җәмгыяте (Уфа) подрядчысы тарафыннан эшкәртү эшләре бара. Суүткәргеч белән мәсьәләне хәл итәсе, инженерлык челтәрләренә тоташтыру һәм газ җылытуына күчерәсе калды.
Ике авылда да ФАПлар 80нче елларда төзелгән биналарда урнашкан. Алар искергән, мич белән җылытыла. Яңа объектларда барлык уңайлыклар да каралган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Baymak-rayoninda-ya-a-FAPlar-achilachak-298631/
Читайте нас