Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
2 июнь 2020, 22:00

Коронавирус Башкортстанда: көнүзәк сорауларга җаваплар

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 3409га җитте. Соңгы тәүлектә куркыныч вирус янә 72 кешедә ачыкланды. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Әле республика дәваханәләрендә 971 кеше дәвалана, шулардан 60 пациент авыр хәлдә, 17 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Җиңел формада авыручы 1228 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 54 кеше дәваханәдән савыгып чыккан. Барлык савыгучылар саны – 1192. Бер тәүлектә 59 кеше "пневмония" диагнозы белән госпитализацияләнгән. Барысы да коронавируска тикшерелгән.
Брифингта сорауларга да җавап бирелде:
- Коронавирус йоктырган табибларга түләүләр каралганмы?
– Медицина хезмәткәрләренә һәм ашыгыч ярдәм водительләренә һөнәри бурычларын башкарганда коронавирус йоктырып, сәламәтлегенә, гомеренә зыян салган очракта, өстәмә страховка гарантияләре бирелә. Коронавирус йоктырган медицина хезмәткәрләре вакытлыча эшләмәгәндә 68811 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү ала. Җитәкче, кичекмәстән федераль страховкалау хезмәткәрләрен җәлеп итеп, авыру йоктыруны тикшерү буенча табиблар комиссиясе төзергә бурычлы. Комиссиянең эше бер көннән озаграк сузылмаска тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бирелгән белешмә белән бер тапкыр бирелә торган түләү алына.
– Яңа йогышлы авырулар дәваханәсенә пациентлар кайчан китерелә башлаячак?
– Бүлек үзенең эшен башлады. План буенча бирегә бүгеннән пациентлар китерелә башлый.
– Быел республикада черкиләр күп. Бу нәрсә белән бәйле, дезинфекция үткәреләме?
– Әле Уфа территориясендә Республика дезинфекция үзәге хезмәткәрләре тарафыннан чаралар үткәрелә, күп кеше ял итүче урыннар эшкәртелә. Йорт алларын эшкәртү идарәче компанияләр җаваплылыгында.
– Баланы лагерьга илткәндә коронавиируска анализ нәтиҗәләре белән белешмә кирәкме? Аны ничек эшләргә?
– Анализны поликлиникадан юллама буенча тапшырырга кирәк.
– Пандемия белән бәйле сәбәпләр аркасында ЭКО процедуралары туктатылды. Ул кайчан мөмкин булачак?
– Хәзер бу процедуралар тагын эшләнә башлады. Медицина оешмаларына санитар кагыйдәләрне үтәү мотлак.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-Bashkortstanda-k-n-z-k-soraularga-avaplar-300607/
Читайте нас