-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
2 июнь 2020, 10:55

Коронавирус йоктыру хәвефе кайда югарырак?

Кибеттә яисә башка җәмәгать урыннарына караганда, дәваханәдә коронавирус йоктыру куркынычы күпкә югары.

Бу иң элек медицина хезмәткәрләренә кагыла. Моңа бәйле мәгълүматны Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семёнова “Россия 24” каналы эфирында сөйләгән.
Аның аңлатуынча, “җиңел, уртача авырлыктагы һәм катлаулы хәлдәге” авырулар белән эш иткәндә шәхси саклану чаралары аркасында коронавирус йоктыру куркынычы кими.
Семёнова шуны да ассызыклады: медицина вузлары студентларын ихтыярларына каршы дәваханәләрдә эшләүгә җәлеп итү дөрес түгел. Министр урынбасары фикеренчә, андый хәлләр ачыкланса, “үтә дә катгый чаралар күреләчәк”. Шул ук вакытта Семёнова әйтүенчә, пациентларга килгән студентларны “Русия сәламәтлек саклау системасының нигезе, безнең киләчәгебез” дип атады.

Фото: Илья Питалев / РИА Новости

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Koronavirus-yoktiru-h-vefe-kayda-yugarirak-297829/

Читайте нас