0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
3 июнь 2020, 17:10

Коронавирус республикада: авыру йоктыручылар 3,5 меңне узды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 3501гә җитте. Соңгы тәүлектә авыручылар 92 кешегә артты.

Коронавирус 18 якташыбызның гомерен алып китте. Соңгы тәүлектә үлүчеләр теркәлмәгән.
Соңгы тәүлектә Русия төбәкләрендә коронавирус йоктыруның 8536 яңа очрагы ачыкланган. 178 кеше бу инфекциядән терелә алмыйча дөньядан киткән. Бер тәүлектә 8972 кеше коронавирустан савыккан.
Илдә барлыгы 432277 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган, аларның 195957се савыккан, 5215е үлгән.
Әле Русиядә коронавируска шик белән 304 мең кеше күзәтү астында тора.
Белгечләр билгеләвенчә, коронавирус йоктыру хәвефе әле һаман бик югары, шуңа барлык саклау чараларын куллану киңәш ителә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-respublikada-aviru-yoktiruchilar-3-5-me-ne-uzdi-302094/
Читайте нас