+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
28 гыйнвар 2021, 17:15

“Кызыл зоналар” “яшелгә” әйләнә башлады

Уфаның 10нчы шәһәр клиник дәваханәсендәге ковид-госпиталь ябылды.

Коронавирус инфекциясеннән дәваланучы соңгы пациентны чыгару белән биналар дезинфекцияләнде. Тиздән дәваханә гадәти эш режимына кайтачак.
Октябрьдән башлап 10нчы дәваханәдәге йогышлы авырулар госпиталенә җитәкчелек иткән Радмир Сәүбәнов әйтүенчә, биналарда ковид-пациентлар өчен 300 койка җәелдерелгән булган. Җентекле эшкәртүдән соң “кызыл зона” янә “яшел”гә әйләнәчәк.
Дезинфекцияләүче препарат әзерләнү белән шунда ук идәннәр, стеналар, вентиляция рәшәткәләре эшкәртелә, кирәк булса, ябык шкаф өслекләре дә.
Кыска гына вакыт эчендә 10нчы дәваханәнең медицина персоналы ковидлы пациентларга ярдәм күрсәтү буенча зур тәҗрибә алды. Шуңа күрә яңадан “кайнар” эш режимына кайтырга алар һәрвакыт әзер. Әле бурыч икенче – дәваханә яңадан үз профиле буенча тулы куәтенә эшли башларга тиеш.
Уфаның 10нчы шәһәр клиник дәваханәсенең баш табиб урынбасары Денис Васильев әйтүенчә, ковид-госпитальгә кадәр биредә терапия, медицина реабилитациясе, неврология буенча махсус медицина ярдәме күрсәтелгән. Февральдә дәваханә гадәти режимга кайтырга тиеш.
Төбәктә коронвирус буенча хәл тотрыклыланды һәм платога чыкты. Шуңа ковид-пациентлар өчен койкалар кыскартыла башлады. Башка диагнозлы пациентларны дәвалау өчен дәваханәләр гадәти профильләренә кайтырга тиеш. Ә коронавируслы авыруларны дәвалау буенча төп йөкләнешне үзләренә күптән түгел төзелгән Уфадагы һәм Стәрлектамактагы госпитальләр алачак.
Фото: ufa1.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Kizil-zonalar--yashelg--yl-n-bashladi-652202/
Читайте нас: