+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
29 гыйнвар 2021, 11:30

Таралудан тукта, ковид!

28 гыйнварга Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 23745кә җитте. Соңгы тәүлектә янә 168 кешедә инфекция ачыкланды.

28 гыйнварга республикада коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Ковид барлыгы 178 якташыбызның гомерен алып китте.
17924 кеше савыккан, бер тәүлектә республикада 161 кеше ковидны җиңгән.
Әле республикада 5643 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 441е дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында. 52 кеше авыр хәлдә, 18 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 5202 кеше авыруны чагыштырмача җиңел кичерә һәм амбулатор дәвалана.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 247 кешегә куелган. 201 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада коронавируска 2 280 641 лаборатор тикшерү үткәрелгән, 2 208 554 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 9 385, 8946 кеше тест үткән.
Фото: yandex.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Taraludan-tukta-kovid-653220/
Читайте нас: