+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
3 февраль 2021, 17:20

Киңкүләм вакциналау башланды

Кичә республикага 18900 доза күләмендә "Гам-Ковид-Вак" вакцинасы кайтты.

Барлыгы Башкортстанга 38042 доза вакцина кайтарылды. Атна ахырына кадәр янә 14 мең доза көтелә.
Медицина, мәгариф, социаль хезмәтләндерү өлкәсендә эшләүчеләр, хәвеф төркемендәгеләр беренче чиратта вакциналана.
Коронвируска каршы прививка ясатырга Дәүләт хезмәтләре порталы, “К врачу” мобиль кушымтасы һәм 13-01 яисә 122 номеры, шулай ук ковидка каршы колл-үзәкнең 218 19 19 номеры буенча язылырга мөмкин.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы кайбер актуаль сорауларга җаваплар әзерләгән.
Вакцинаның вируска каршы иң ышанычлы чара булуы дөресме?
Эпидемиология өлкәсендәге күпсанлы медицина тикшеренүләре йогышлы авырулардан иң яхшы саклау чарасының вакциналау булуын исбат иткән. Ул инфекция чыганагына каршы табигый иммунитет булдыра, бу авыруның үсешен, катлаулылыкларын кисәтә.
Прививкадан соң үзеңне начар хис итсәң, нишләргә?
Бу очракта мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Коронавирустан прививка ясаткач, үзизоляция таләп ителәме?
Юк, гадәти тормыш алып барырга мөмкин. Ләкин төп саклану чараларын онытмаска кирәк: социаль дистанция, битлек режимы.
Вакцинадан соң битлек һәм перчаткалар кию мотлакмы?
Прививкадан соң гомум санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәк.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Ki-k-l-m-vaktsinalau-bashlandi-661351/
Читайте нас: