+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
15 февраль 2021, 18:05

Диспансерлау башлана

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

“Бүгеннән республикада диспансерлауны башлыйбыз. Быел 1 миллионга якын кеше – республика халкының дүрттән бер өлеше медицина тикшерүе үтәчәк, дип планлаштырдык.
Ял көннәрендә барысы белән бергә чаңгыда йөрергә теләгән идем, ләкин кешеләргә үрнәк күрсәтергә булдым һәм үзем диспансерлау үттем.
Мин поликлиникалар алдына бурыч куйдым: план булдырырга һәм кешеләрне зур чиратларсыз кабул итәргә. Диспансерлауны мөмкин кадәр уңайлы итү мөһим.
Тикшерелүләр бушлай һәм аларны хәтта эш көнендә үтеп була. 40 яшьтән өлкәннәр өчен диспансерлауга өстәмә ял көне бирелә. Чөнки җитәкчеләр хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш.
Вакытында медицина тикшрүе үтү кайвакыт гомерне генә озайтып калмый, ә кешене коткарып та кала.
Без кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшырсын өчен йортлар, мәктәпләр, бассейнар, мәдәният үзәкләре төзибез. Ләкин гомер озынлыгы иң беренче чиратта безнең үз сәламәтлегебезгә мөнәсәбәттән тора”.
Фото: inroshal.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Dispanserlau-bashlana-678465/
Читайте нас: