+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
17 февраль 2021, 17:05

Бер тәүлектә янә дүрт гомер өзелде...

Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә 153 кешедә яңа коронавирус инфекциясе ачыкланды.

Барлыгы республикада ковид белән авыручылар саны 26994кә җитте.
Әле Башкортстан дәваханәләрендә 255 кеше коронавирустан дәвалана. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5238 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 257 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны 21263кә җитте.
Кызганычка каршы, коронавирустан вафат булучылар исемлегенә дә яңа исемнәр көн саен өстәлеп тора. Соңгы тәүлектә янә дүрт якташыбыз ковид корбаны булды. Барлыгы Башкортстанда бу инфекциядән вафат булучылар саны 238гә җитте.
Фото: Яндекс.Дзен
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Ber-t-lekt-yan-d-rt-gomer-zelde-681876/
Читайте нас: