-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
3 март 2021, 12:00

Битлекләрне салырга ашыкмагыз!

"РИА Новости" агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы, Русия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико русиялеләрне ковидка каршы чараларны үтәүдән баш тартмаска чакырды. Пандемия әле тәмамланмаган, шуңа күрә битлек киеп йөрергә, дистанцияне сакларга киңәш ителә.

Соңгы көннәрдә коронавирус йоктыручылар саныннан күренүенчә, авыру әле бераз чигенсә дә, беркая да китмәгән. Әлбәттә, Башкортстанда авыручылар саны көннән-көн кимүгә бара, ә менә Мәскәүдә авырулар санының кимүе күзәтелми.
«Үз-үзеңә һәм якыннарыңа карата игътибарлы һәм саграк булырга кирәк. Әйе, вакцинация бик мөһим, әмма гади саклану чараларын да кулланырга кирәк», - дигән киңәшләрен җиткергән Николай Брико.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Bitlekl-rne-salirga-ashikmagiz-700002/
Читайте нас: