+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
3 март 2021, 11:35

Вакцина, антитәнчекләр һәм диспансерлау турында

Кичә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларына багышланган брифингы үтте.

Чараны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин алып барды. Брифингта көнүзәк сорауларга җаваплар яңгырады. Шуларның кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
– Кичә Хөкүмәт утырышында республикага “ЭпиВакКорона” вакцинасы кайтачагы турында әйтелде. Ул кайчанрак кайтарылачак һәм бу вакцинаны кемнәр алачак?
– Бу вакцинага барлык клиник тикшеренүләр үткәрелде, аның хәвефсезлеге һәм нәтиҗәлелеге расланды. Русия территориясендә мартта 300 меңнән артык доза файдалануга бирелә. Башкортстанга бу вакцина мартның икенче яртысында кайтарылачак. Әлеге препарат белән 18 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнар вакциналаначак. «ЭпиВакКорона» вакцинасының нәтиҗәлелеге «Спутник V» белән бертигез.
– Анализны кайсы көнне бирергә?
– IgG классындагы антитәнчекләр вакцинадан соң ковидка иммунитет булуны белергә мөмкинлек бирә. Антитәнчекләр динамикасын күзәтеп, ковидка иммун җавабының ныклылыгын күрергә мөмкин. Моны вакцинаның икенче компонентын алганнан соң кимендә 21 көн үткәч эшләргә кирәк. Ковид белән авырып савыкканнарның иммунитет ныклыгын да шулай аңларга була. Антитәнчекләр булмаганда вакцина ясау мөһим.
– Диспансерлауның файдасы нәрсәдә?
– Диспансерлау йогышлы булмаган хроник авыруларның төп хәвеф факторларын иртә ачыклауга, инвалидлыкны, иртә үлемне кисәтүгә һәм гомерне озынайтуга юнәлтелгән.
– Дипансерлау үтәсем килә. Кая мөрәҗәгать итәргә?
– Гражданнар диспансерлауны яшәгән урыны буенча теркәлгән медицина оешмасында үтә. Аның өчен поликлиника регистратурасында яисә 13-01 телефоны буенча язылырга кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталы һәм “К врачу” мобиль кушымтасы аша да язылырга мөмкин.
Фото: Яндекс.Дзен
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Vaktsina-antit-nchekl-r--m-dispanserlau-turinda-700077/
Читайте нас: