+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
16 март 2021, 14:30

Вакциналау дәвам итә

Аның өчен каядыр язылу да кирәкми.

Соvid-19 китереп чыгарган инфекция иммунопрофилактика булдыру өчен Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында (Уфа шәһәре, Ленин ур., 5/1) агымдагы елның 15 мартыннан коронавирус инфекциясенән вакциналау пункты ачылды.
Пункт санитария законнары таләпләренә туры килә, шул исәптән табиб кабул итүе, прививкалар үткәрү, вакцина кертелгәннән соң, 30 минут эчендә кешене күзәтү дә кертелгән аңа.
Вакциналау пункты, препаратны медицина куллануы инструкциясе нигезендә, ГАМ-КОВИД-ВАК вакцинасын тиешле саклау шартларын үтәү өчен тиешле суыткыч җайланма белән тәэмин ителгән: яктылыктан сакланган урында тотыла, температура минус 18°C югарырак түгел.
Вакциналау пунктына алдан язылырга кирәк түгел, барлык теләүчеләргә иммунлаштыру "тере чират" тәртибендә үткәреләчәк.
Фото: health.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Vaktsinalau-d-vam-it-717563/
Читайте нас: