-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
16 март 2021, 14:45

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе сәбәпле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясенә ярашлы, 65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнар өчен мотлак үзизоляция режимы 25 мартка кадәр саклана.
Премьер-лига, Континенталь хоккей лигасы клублары арасында футбол буенча Русия чемпионаты матчларын, профессиональ спорт командалары арасында Русия чемпионатларының башка матчларын, шулай ук башка рәсми ярышлар һәм спорт чараларын уздыру санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне катгый үтәгәндә рөхсәт ителә, тамашачылар саны буенча чикләүләр юк.
Кинотеатрлар, театр-концерт берләшмәләре, мәдәният йортлары һәм шундый ук объектлар санитар таләпләр һәм “Роспотребнадзор” рекомендацияләрен мотлак үтәү шарты белән тамашачы залларының тутырылуы буенча чикләүләрсез эшли ала.
Моннан тыш, мәктәп ашханәләренең тулылыгы 85 проценттан да артмаска тиеш.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Yugari-zerlek-regimina-zg-reshl-r-kertelde-718953/
Читайте нас: