+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
19 март 2021, 12:15

Елмаю бүләк итүче һөнәр ияләре турында

Теш сыз­лау­дан да яма­ны бар ми­кән? Бу ха­ләт бе­лән без­нең ба­ры­быз да та­ныш­тыр, чөн­ки ме­ди­ци­на ста­тис­ти­ка­сы­на ка­ра­ган­да, ка­ри­ес дөнь­я­да иң киң та­рал­ган чир­ләр­нең бер­се бу­лып то­ра. Шөкер, бү­ген­ге көн­дә ме­ди­ци­на, шул исәп­тән сто­ма­то­ло­гия алга атлый. Яңа тех­но­ло­ги­я­ләр­ теш дә­ва­лау­ны авыр­ту­лар­сыз һәм бик нә­ти­җә­ле баш­ка­рыр­га мөм­кин­лек би­рә . Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында эшләүче “Доктор Гатин сто­ма­то­ло­гиясе” шундыйларның берсе. 2018 елдан эшләп килүче әлеге клиника тиз вакыт эчендә сыйфатлы хезмәт күрсәтүе белән танылган.

Теш табибы абруйлы һөнәрләрнең берсе булса да, осталыкка ирешү җиңел бирелми. Бигрәк тә дәвалау технологияләре көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрүен исәпкә алсак, бу һөнәр ияләренә һәрчак үсештә булырга кирәк. Динар Гайса улы Гатин 20 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган. Ул үз эшенең остасы, аңа җаны-тәне белән бирелгән. Үзе җитәкләгән клиника коллективын да нәкъ менә һөнәренә тугры, аны яратып башкаручылардан туплаган.
Теш табибы булу балачак хыялыгыз идеме, дигән сорауга Динар Гайса улы мәктәп еллары хатирәләрен яңартып:
-Мәктәпне тәмамлагач, мин юридик институтка керергә теләгән идем. Бик әзерләндем, физик яктан әзер идем. Ләкин яссы табанлылык булу сәбәпле, медицина тикшерүе нәтиҗәләренә карап, мине анда алмадылар. Шуннан әтием белән киңәшләштек тә, медицина колледжына барырга булдым, - ди ул.
Динар Гайса улы уйламаганда менә шулай медицина хезмәткәре булып китә. Уфа медицина колледжын ул 2001 елда тәмамлый, соңрак “Реавиз” Самара медицина институтында белемен камилләштерә. Колледждан соң, хезмәт юлын башта Богдан авылындагы табиб амбулаториясендә башлап җибәрә, аннан Уфага күчеп, стоматология медицина концернында 7 ел тәҗрибә туплый. Үз эшен җиренә җиткереп һәм яратып башкарган Динар Гайса улын Ярмәкәй районында яңа ачылган беренче шәхси стоматология клиникасына чакыралар. Анда ул директор вазифасын башкара. Стоматология өлкәсендә шулай байтак еллар тәҗрибә туплагач, үзе шәхси клиника ачып, яраткан һөнәрен гаилә бизнесына әверелдерү теләге туа. Шулай итеп, 3 ел элек Миякә районында яңа клиника барлыкка килә. Тормыш иптәше Оксана Владимировна аның киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә. Ул исәп-хисап, документация эшләрен тәртиптә тоту, клиникада югары сыйфатлы хезмәт күрсәтелүдә зур таяныч булып тора.
Миякә район үзәгендә 5 стоматология клиникасы эшләвенә карамастан, “Доктор Гатин клиникасы”н халык кыска вакыт эчендә үз итә. Клиникада пациентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да бар. Яңа стоматология клиникасы тешләрне дәвалау өчен заманча медицина җиһазлары, корылмалар белән тәэмин ителгән.
Без район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез. Заманча җиһазлар һәм тәҗрибәле белгечләр халыкка үз вакытында төгәл диагноз куярга, дәвалауны югары дәрәҗәдә нәтиҗәле итеп алып барырга мөмкинлек бирә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Elmayu-b-l-k-it-che--n-r-iyal-re-turinda-724073/
Читайте нас: