-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
16 июнь 2021, 13:55

Чирләүчеләр саны арта. Сак булыгыз!

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 39561гә җитте.

Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 92 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 187 кеше дәвалана. Аларның 26сы авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1450 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 34 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 37387.
Кызганычка каршы, төбәктә коронавирустан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә тагын дүрт якташыбызның инфекциядән савыга алмый дөньядан китүе билгеле булды. Шулай итеп, республикада ковид корбаннары 546га җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз янә 108 кешегә куелган.
96 кеше пневмониядән савыккан.

Фото: dnepr.web2ua.com
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Chirl-chel-r-sani-arta-Sak-buligiz-828485/
Читайте нас: