+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
18 июнь 2021, 09:55

Ковидка каршы вакцина ясаттык: күпмегә җитәр икән?

Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина эшләтү - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Яше-карты әлеге кампаниягә активрак кушылмый торып, таҗлы вирусны җиңеп булмаячак, ди белгечләр. Ә менә вакцина ясаткач, организмның бу хәвефле авыруга күпме вакыт каршы тора алачагы хакында Роспотребнадзор белгечләре аныграк итеп аңлатма бирде.

COVID-19га каршы вакцина ясатканнан соң пациентларның яртысыннан күбрәгенең иммунитеты тугыз айга һәм аннан да озаграк вакытка җитә. Бу хакта "Российская газета" басмасына биргән интервьюсында Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры урынбасары Александр Горелов белдергән.

Гриппка каршы вакцина кебек үк, коронавирус инфекциясенә каршы ясатылганы да гомерлек иммунитет бирми, әмма вакыт узу белән антитәнчекләр азая дип куркырга кирәкми, ди белгеч. Аның сүзләренчә, 9-12 айдан антитәнчекләр азайса да, күп кешедә чиргә бирешмәү сәләте тагын берничә ай саклана әле.

Ковид белән авырганнан соң да иммунитет барлыкка килә, әмма бу юньсез чирне эләктереп, үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куйганчы, вакцина кадату организм өчен күпкә отышлырак, ди табиблар.

Фото: М. Латыйпова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Kovidka-karshi-vaktsina-yasattik-k-pmeg--it-r-ik-n-830850/
Читайте нас: