+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
22 июнь 2021, 15:08

Вакцина хакындагы имеш-мимешләр дөрес түгел!

Интернетта һәм ватсапта вакциналану турында күп имеш-мимешләр йөри. Аларны гадәттә медицинага, вирусологиягә, фәнгә бернинди мөнәсәбәте булмаган кешеләр яза. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы билгеле табиблардан иң таралган имеш-мимешләр турында комментарий бирүен сораган.

Вакцина хакындагы имеш-мимешләр дөрес түгел!
Вакцина хакындагы имеш-мимешләр дөрес түгел!

Беренче миф. “Танышым прививка ясатты һәм чирләде. Вакциналарның йогынтысы юк”.
“Вакцина яңа коронавирус инфекциясенең авыр формада үтүеннән 100 процент саклый. Әгәр прививка ясаткан кеше авырды икән (бу бик сирәк була), инфекция җиңел формада үтәчәк. Статистика буенча, андыйларның берсе дә реанимациягә эләкми. Вакцина нәтиҗәлелегенең 90 процент икәне билгеле, ул коронавирусның барлык штаммнарыннан саклый”, — ди медицина фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, профессор, БДМУ ректоры Валентин Павлов.
Ректор әйтүенчә, «Спутник V» дөньядагы иң яхшы вакциналардан санала, аны 30дан артык илдә сатып алалар. Русиялеләр өчен ул бушлай ясала. Республикада 400 меңнән артык кеше вакциналанган, аларның биш процентында гына 38 градуска кадәр температура күтәрелү, баш авырту, хәлсезлек күзәтелгән. Бу вакцинага нормаль реакция.

Икенче миф. “Ковидтан вакциналар минем ДНКга кушылачак һәм аның кодын үзгәртәчәк”.
“Бу мөмкин түгел. Вакциналар ДНКга йогынты ясамый. Алар икенче төрле эшли — иммун күзәнәкләрен коронавирус генетик материалы фрагментлары белән “таныштыра”. Күзәнәкләр аларны истә калдыра һәм вирустан саклаучы антитәнчекләр эшли башлый” — дип җавап бирә биология фәннәре докторы, профессор, Русия мәгариф һәм фәннәр академияләренең мөхбир әгъзасы, Биохимия һәм генетика институты ректоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Эльза Хөснетдинова.

Өченче миф. “Мин әле вакцина эшләтәм, ә соңыннан сәламәт бала тудыра алмыйм!”
“Вакциналануның авырга калуга, соңыннан яралгыга, йөклелекнең ничек үтүенә, бала тудыруга, баланың нинди булып тууына бернинди йогынтысы юк. Галимнәр махсус өйрәнгән — «Спутник V» белән вакциналанган барлык тычканнар сәламәт токым биргән. Сез авырга калырга тырышасыз һәм вакцина эшләттегез икән, кайгырмагыз, бар да тәртиптә. Вакцинадан курыкмагыз! Булачак балагызны туганнан соң авыру йоктырудан саклагыз, — ди Уфадагы йогышлы авырулар госпиталенең баш табиб урынбасары Айгөл Галиева.

Дүртенче миф. “Мин авыруны үткәрдем һәм исән калдым. Миңа прививка ясатырга кирәкми”.
“Авыру кичергәннәрнең иммунитеты вакциналанудан йомшаграк. Авырып савыкканнарны вакциналау кискен проблема, чөнки яңа штаммнар барлыкка килә, ә авырудан соң иммунитет түбән, ул яңадан инфекция йоктырудан саклый алмаска мөмкин.
Барысының да пандемиягә кадәр булган тормышка кайтасы килә. Без моңа коллектив иммунитет булдырып кына ирешә алабыз”, —ди профессор, медицина фәннәре докторы, Русия медицина фәннәре академиясеның мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Петровск Фәннәр академиясе академигы Вил Тимербулатов.

Фото: https://www.bashinform.ru/

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Vaktsina-hakindagi-imesh-mimeshl-r-d-res-t-gel-835536/

Читайте нас: