+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
14 июль 2021, 12:00

Прививкадан соң кулыгыз авырттымы?

Табиблар моның сәбәбен аңлата.

Прививкадан соң кулыгыз авырттымы?
Прививкадан соң кулыгыз авырттымы?
Вакцинаны күп итеп керткәндә тире һәм мускулларның реакциясе барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә коронавирустан вакциналанудан соң кайбер кешеләр кулында авырту тоя. Бу хакта Русия табиблары хәбәр итә.

“Аденовирус һәм коронавирусның бер өлешеннән торучы вакцина компоненты организмга кертелә. Инъекция урынында матдәнең концентрациясе зур була, аңа организмга таралырга вакыт кирәк”, — дип, табиб-терапевт Виктор Лишинның сүзләрен китерә “ura.ru” басмасы.

Табиб укол ясаганда нерв күзәнәкләренә эләксә дә кулда көчле авырту барлыкка килүе мөмкин.

“Уколны дөрес кадасаң, берни дә авыртмаячак. Барысы да стериль эшләнә, әмма техник хата аркасында авырту барлыкка килергә мөмкин”, — дип искәртә терапевт Лариса Алексеева. Табиб кешеләрдә сизгерлек чиге төрле булуын белдерә.

Русиядә прививка ясату кампаниясе өч препарат белән үткәрелә: “Спутник V”, “ЭпиВакКорона” һәм “КовиВак”. Кабат вакциналану өчен белгечләр бер компонентлы “Спутник Лайт”ны тәкъдим итә.

 
Фото: minzdravtuva.ru
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-07-14/privivkadan-so-kulygyz-avyrttymy-2409026
Автор:Ляйсан Валиуллина
Читайте нас: