+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
18 октябрь 2021, 09:25

Үз-үзебезне мотлак саклау кирәк

Коронавирус инфекциясеннән вакцинаның беренче компонентын алучылар саны 1,5 миллион кешегә якынлаша.

Үз-үзебезне мотлак саклау кирәк
Үз-үзебезне мотлак саклау кирәк

16 сентябрьдә республикада COVIDтан прививкаларның рекордлы саны ясалды – 40 321 кеше. Шуларның 27 045е - беренче компонент. Бу хакта вице-премьер, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Шимбә нәтиҗәләре буенча, республиканың 1 422 447 кешесе беренче компонент белән вакциналанган. 259 376 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Төбәктә чираттагы эпидемия дулкыны белән бәйле рәвештә вирус белән көрәшү өчен көчәйтелгән чаралар күрелгән: кайбер биналарга һәм учреждениеләргә керү өчен вакциналау узу турында белешмә кирәк, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция режимы кертелгән. 18 октябрьдән киләсе этап башланачак - сәламәтләндерү, спорт һәм башка хезмәтләр алу өчен белешмә кирәк булачак.

Фото: zhirnoe.ru

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-10-17/z-zebezne-motlak-saklau-kir-k-2550076

Автор:
Читайте нас: