+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
19 октябрь 2021, 10:15

Оператив штаб утырышы үтте

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.  

Оператив штаб утырышы үтте
Оператив штаб утырышы үтте

Көн тәртибендә - COVID-19дан вакциналау темпларын арттыру, санитар-эпидемиологик иминлек максатларында вакциналанмаган халык өчен чикләү чараларын үтәү буенча тикшерүләрне көчәйтү.

Исегезгә төшерәбез, 18 октябрьдән прививка ясатмаган кешеләр өчен чикләүнең өченче пакеты үз көченә керде. 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелде. Башкортстан Башлыгы муниципалитет башлыкларына санитар хезмәтләр һәм хокук саклау органнары белән берлектә җәмәгать урыннарын тикшерүне дәвам итәргә кушты һәм чарага яисә учреждениеләргә килүчеләрдә тиешле сертификатлар һәм белешмәләр булырга тиешлекне ассызыклады.

— Безнең санитар-эпидемиологик таләпләрнең асылын халыкка һәм эре предприятиеләр җитәкчеләренә аңлатып бирергә кирәк. Прививка ясатуның дөреслегенә ышандыру — аның коллектив иммунитет булдыруның бердәнбер ысулы икәнен аңлату мөһим, — диде Радий Хәбиров. — 27 октябрьдән соң ПЦР-тест үтү турында белешмәләр госпитальләштерелүче пациентлар өчен дәваханәләрдә генә гамәлдә булачак. Башка учреждениеләрдә ПЦР-тестларны бу датадан соң кабул итмәячәкләр.

Республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада вакциналау темплары арту турында сөйләде.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146905.html

Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146905.html

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-10-19/operativ-shtab-utyryshy-tte-2552061

Автор:
Читайте нас: